Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәбе әфган сугышы батыры исемен мәңгеләштерде

19 февраль көнне әфган сугышы батыры Наил Бәдертдинов истәлегенә куелган мемориаль такта ачылды.

19 февраль көнне шәһәрнең 1 нче мәктәбендә әфган сугышы батыры Наил Бәдертдинов истәлегенә куелган мемориаль такта ачылды, – дип хәбәр итә безгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Саргузина. –Уразай авылында туып-үскән, башлангыч белемне үз авылында алган, урта белемне Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбендә дәвам иткән Бәдертдинов Наил Рәшит улының үлемсез батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Бу тантанага аның бертуган апасы Наилә, энесе Тәнзил дә килгән иде. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев әфганчыларыбызның тиңдәшсез батырлыклары хакында сөйләделәр. Мәктәбебезнең мөхтәрәм ветераннары, әтиләр советы, хәрби комиссариат вәкилләре, Уразай биләмәсе башлыгы Алсу Миргазияновнаның чыгышы да күңел төпкелләрен нечкәртте. Спортта һәм патриотик юнәлештә җиңү яулаган укучылар парады кичәнең йомгаклау өлеше булды. Иллегә якын укучы үзләренең көчләре белән яулап алынган медальләр, грамота, рәхмәт хатларын тәкъдир итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев