Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәгариф идарәсе профсоюзлары өч яклы килешү төзеделәр

Бүген Балалар иҗаты үзәгендә Азнакай районы мәгариф профсоюз оешмалары советының киңәйтелгән утырышы узды.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты.

Утырышта район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы арасында 2017-2020 елларга төзелгән өч яклы килешү буенча узган ел башкарылган эш нәтиҗәләре яктыртылды. Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева һәм профсоюз оешмасы рәисе Лилия Биктимирова чыгыш ясадылар.

“Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы иң эреләрдән. Ул 74 башлангыч оешманы берләштерә. Бик зур рәхмәт хезмәтегезгә! Сез балаларыбызны тәрбиялисез, белем бирәсез, яхшы күрсәткечләргә ирешәсез. Алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Үз чиратыбызда без ярдәм итәрбез, бергәләп эшләрбез”, - диде Марсель Шәйдуллин.

Мәгариф идарәсе бюджеты район бюджетының 66 процентын алып тора. Өч яклы килешү нигезендә хезмәткәргә күп төрле ташламалар һәм ярдәм каралган. Зөлфия Гыйләҗева мәгарифкә булган һәрдаим игътибар һәм ярдәм өчен район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

Соңыннан 2021-2023 елларга өч яклы килешү төзелде һәм иң яхшы профсоюз комитетлары җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев