Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай лицеенда – классик вальслы бал (ФОТО+ВИДЕО)

Кичә шәһәребезнең 4 нче лицеенда инде традициягә әйләнгән бал узды. Анда Франциядән районыбызга тәҗрибә алырга килгән студентлар да катнашты.

Балны ачып, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин лицейның укытучылар коллективына, район, республикакүләм җиңүләре белән танылган укучыларга уңышлар теләде. Төрле дәрәҗә Дипломнар яулаган укучылар билгеләп үтелде.

Ә аннары инде... зал сихри классик музыкага күмелде. Затлы киемнәрдән егет-кызлар төрле вальсларда бөтерелде, классик вена вальсы, минуэт, полька, полонез тамашачыны үзе белән горур гусар-кавалерлар, тәккәбер байбичә-туташлар дәверенә алып китте...

Мәңгелек классиканың әнә шулай лицей укучылары, укытучылары тарафыннан кадерләнүе, илаһм моң, бию дәрьясында йөздерүе күңелләрдә әйтеп бетергесез рәхәтлек, сафлык тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев