Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай лицее укучылары кошларны куандырды

Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда “Песнәк көне” экологик бәйрәме уңаеннан акция узды. Әлфия Рәхимҗанова җитәкчелегендәге 1 нче Б сыйныфы укучылары туган ягыбызда кышлаучы кошларга 30 данә оя һәм җимлек ясадылар.

Мурат Дәүликамов – беренче, Тимур Хисамов – икенче, Алмаз Айратов өченче урынны яуладылар. Кәрим Гарипов, Залина Степанова, Арина һәм Риана Черных эшләре иң креатив дип табылды. Акциядә катнашучыларның барысы да ТРның биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты грамоталарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Соңыннан “Чатыр-Тау” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Илнур Сәрвәров, Гөлнара Хәкимова, Сак дәүләт күзәтчелеге бүлеге начальнигы Рөстәм Сәлахов белән берлектә мәктәп территориясендәге агачларга ояларны һәм җимлекләрне элделәр.

Гөлнара Хәкимова, “Чатыр-Тау” дәүләт табигый тыюлыгы белгече, Эльвира Рафикова, тәрбия эше буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев