Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай кызы Татьяна Митюшкина республика олимпиадасында беренче урынны яулады

Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Татьяна Митюшкина Казанда узган "Әбиемнең сандыгы" исемле татар теленнән республика күләм олимпиадада 87 бала арасыннан 1 нче урынны яулады. Ул анда Бүләк авылында яшәүче әбисе Мәүҗидә Садретдинованың яшь чакта чиккән әйберләрен алып барган. Үзе дә чигеш буенча мастер-класс күрсәткән. - Мине...

Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Татьяна Митюшкина Казанда узган "Әбиемнең сандыгы" исемле татар теленнән республика күләм олимпиадада 87 бала арасыннан 1 нче урынны яулады.

Ул анда Бүләк авылында яшәүче әбисе Мәүҗидә Садретдинованың яшь чакта чиккән әйберләрен алып барган. Үзе дә чигеш буенча мастер-класс күрсәткән.

- Мине чигәргә әбием өйрәтте, - ди кыз.

Әтисе Марат исә бик матур итеп сандык ясап биргән. Чигешләрне Казанга шуңа салып алып барганнар. Татьяна бәйгедә әнисе Гөлчәчәк Садретдинованың халкыбызның уңганлыгы, осталыгы турында язган шигырен дә сәнгатьле итеп укыган.

Гөлчәчәк һәм Марат Хаҗиевлар Татьянаны ятимнәр йортыннан яшь ярымлык чактан алып тәрбиялиләр. Кыз балачактан инвалид. Гаилә җылысы аңа тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Татьяна оста биюче дә. Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында уза торган "Мы все можем" республика бәйгесендә беренчелекне яулаган, районда, мәктәптә төрле чараларда актив катнаша.

- Башка барлык фәннәргә караганда татар телен ярата һәм яхшы белә, - ди әнисе Гөлчәчәк.

Моңа, һичшиксез, укытучысы Лилия Галиева белән бергә шагыйрә әнисенең дә тырышлыгы салынган.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кызы Татьяна Митюшкина республика олимпиадасында беренче урынны яулады