Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай гимназиясендә методик хезмәт яхшы эшли

Азнакай шәһәре гимназиясе «Яңа мәктәпкә – методик хезмәт» район бәйгесендә беренчелекне яулады.

Әлеге бәйге районда икенче тапкыр үткәрелә. Быел анда гимназия коллективы эшчәнлеге иң яхшы дип табылды. Тәҗрибә уртаклашу максатларында биредә мәктәпләрнең директор урынбасарлары өчен методик семинар узды.

“Проект эшчәнлеге – белем сыйфатын күтәрүдә төп фактор” дигән күргәзмәдә гимназиядә тормышка ашырыла торган проектлар тәкьдим ителде. Шулай ук укытучыларының һөнәри осталыгын үстерү буенча эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар.

«Башлангыч сыйныфларда «Минем беренче проектларым», «Тиз һәм йөгерек уку» проектлары уңышлы эшләп килә. Экология буенча күп кенә кызыклы һәм файдалы проектларыбыз бар. Быел без Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, «Хәтер китабы» проектын тормышка ашырдык. Һәр класс үзләренең әби-бабалары турында бай мәгълүмат туплап, альбомнар ясадылар. Мәктәп телевидениесе эшчәнлеге мактауга лаек», – ди гимназия директорының укыту эшләре буенча урынбасары Чулпан Ибрагимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев