Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай гимназиясендә “Маяк” ветераннары белән очраштылар

Районыбызның, аның елъязмачысы “Маяк”ның 90 еллык юбилейлары, Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан шәһәребез гимназиясендә бик матур чара узды. Аны 6 нчы ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллина оештырды.

“Маяк” газетасы редакциясендә һәм район типографиясендә озак еллар хезмәт куйган матбугат ветераннары – ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Камалиева, баш хисапчы стажы 40 елга җиткән Нәсимә Хөснетдинова, типографиядә иң авыр хезмәтләрнең берсе – хәреф җыючы эшен башкарган Гакыйфә Нигъмәтуллина, үзе дә типографиядә озак еллар техник булып эшләгән Рәсимә Рәхмәтуллина, ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Лиза Нурлыева газета тарихы, матбугат өлкәсенең үзенчәлекләре, редакциянең үткәндәге тормышы хакында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Һөнәр сайлауда укучыларга киңәшләрен җиткерделәр.

Гимназия укучылары күп кенә район, республика бәйгеләрендә җиңүләр яулап киләләр. Әлеге бәйгеләр җиңүчеләре чыгышларын кунаклар бик яратып карады, алкышларга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев