Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай гимназиясе волейболчылары иҗади бәйгедә дә сынатмыйлар

«Мәктәп волейбол лигасы» республика проектында катнашып, Азнакай гимназиясе иҗади конкурс буенча җиңүче дип табылды.

Азнакай гимназиясенең волейбол командасы зона ярышларында икенче урынга лаек булды. Финалга чыгуга ирешмәсәләр дә, быелгы проект аларга башка яктан уңыш алып килде.

«Проект нигезләмәсе буенча без конкурска яклау төркеме, остазлар, тренер, уенчыларның чыгышларын кертеп, үзебезнең волейбол командасы турында видеоклип әзерләдек. Бу номинациядә республикада бердәнбер җиңүче дип табылдык, – ди гимназия директоры Альберт Рахманов.

Биредә тренер Марат Галеев җитәкчелегендә волейбол спорт клубы алты еллап эшли. Алар төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашалар.

Казанда «Мәктәп волейбол лигасы» республика проектын йомгаклау тантанасында яшь спортчыларны Татарстанның волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләгән. Гимназия коллективы компьютер һәм туплар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев