Азнакай гимназиясе укучылары Чатур тау серләрен ачыкладылар - ФОТО
Район балалар китапханәсендә гимназиянең 7 Б сыйныфы укучылары өчен Чатыр тау елына багышланган экотур-сәгать узды.
Балалар туган ягыбыз горурлыгы булган тауның тарихы, андагы Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм җәнлекләр, борын заманнарда үткәрелә торган бәйрәмнәр белән таныштылар.
Шулай ук Чатыр тауга багышланган якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңладылар, җирле рәссамнарның картиналары белән таныштылар.
Соңыннан рәсем бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев