Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай балаларын ял лагерьлары көтә

Быел да Азнакай балалары Кара диңгез ярында – Анапа шәһәрендәге “Витязь” лагерендә ял итәчәк.

(Азнакай, 25 май, Резеда ШӘРИПОВА) Укучыларның көтеп алган җәйге каникуллары җитте.

Азнакай районында аны файдалы һәм кызыклы итеп оештыруга зур игътибар бирелә. Быел әлеге максатларга республика бюджетыннан 12 млн. 931 сум каралган. Барлыгы 4 меңнән артык бала төрле лагерьларда ял итәр дип планлаштырыла.

Брезка” һәм “Орленок” лагерьларында 1 июньнән смена башлана. Алар дүрт сменада 1160 баланы кабул итәчәк. “Татнефть” җәмгыяте ел саен районыбызның бюджет оешмаларында эшләүчеләр балаларына әлеге лагерьларга 45 юллама бүлеп бирә.

Шулай ук 1 июньнән Азнакай санаториясе дә балаларга үз ишекләрен ача. Биредә җәй дәвамында 345 бала сәламәтлеген ныгытачак.

4 июньнән көндезге 21 мәктәп яны, 12 мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеры эшли башлый.

Солнышко” ял лагеры быел балаларны яңарып, төзекләнеп каршы алачак, ул капиталь ремонт кичерде. Биредә сәләтле, социаль актив балалар өчен профильле 4 смена оештырылачак.

Ә 28 июньнән 60 укучы өчен “Сәләт-Азнакай” интеллектуаль-спорт һәм туристик сменасы узачак.

Иҗат остаханәләрендә баларны чит телләр, сәхнә, ораторлык осталыгы, математика, туризм һәм башка юнәлешләрдә кызыклы занятиеләр көтә. Алар белән тәҗрибәле вожатыйлар эшләячәк, ди Яшьләр үзәге хезмәткәре Гүзәл Хәмзина.

 “Солнышко” ял лагерында җәмәгатьчелек тәртибен саклау өчен республика бюджетыннан 358,21 сум акча бирелгән.

Җәйге каникул чорында районда палаткалы лагерьлар да үз эшчәнлекләрен җәелдерәләр. Чатыр тавында парапланеристлар өчен “Патриот”, шулай ук спорт-туризм юнәлешендәге “Парус” палаткалы лагерьларында өч сменада  актив ял көтә.

Азнакай районында республика хәрби-патриотик “Патриот” палаткалы лагеры беренче елын оештырыла. Балалар спортның хәрби һәм техник төрләрен өйрәнәчәкләр, парашюттан сикерүгә әзерлек үтәчәкләр. Ике сменада (23-29 июль һәм 2-8 август) барлыгы 100 бала ял итә ала.

Быел да районыбыз балаларына Кара диңгез ярын күрү бәхете елмая – Анапа шәһәрендәге “Витязь” лагерына 6 юллама бирелгән.

Авыр тормыш хәлендәге балаларның ялы аеруча игътибар үзәгендә. Язгы каникул чорында 14 бала Яр Чаллының “Саулык” сәламәтләндерү комплексында булып кайттылар. 

Җәен тагын 77 баланы Чистай шәһренең “Раздолье”, Зәй шәһәренең “Жемчужная” ял һәм сәламәтләндерү базалары көтә.

Лагерьларга юлламалар буенча ата-аналар Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

Белешмәләр өчен тел.: 7-22-73.

Фото редакции

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев