Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай балалары гаилә кыйммәтләрен белеп үсә

Бу көннәрдә районыбызда Гаилә көнен билгеләп үттеләр.

Шәһәребезнең 3 нче “Айсылу” балалар бакчасы да ата- аналар белән берлектә, гаилә көненә багышланган "Безнең гаилә - тату гаилә" дип исемләнгән чараны күңелле итеп оештырды.

“Балалар һәм әти-әниләр бәйгеләрдә җырлап-биеп күңел ачтылар. Балалар өчен файдалы мастер класс та уткәрелде. Гаиләнең мәхәббәт, дуслык һәм иминлек символы булган агачның беренче үсентесен дә биредә балалар әти-әниләр белән бергәләп утырттылар, ” – ди балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Галиева.

“Без бүген бу изге эшкә старт бирдек һәм бу гамәл аша яшь буынга агач утыртуның ата-бабалардан калган матур традиция икәнен дә аңлаттык,” – дип Гүзәлия Галиева сүзләренә балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сабирҗанова да кушылды.

Ә без үз чиратыбызда, балалар бакчасында утырткан үсентеләр матур итеп үсеп китәр һәм балаларның, ата-аналарының һәм тәрбиячеләрнең хезмәт нәтиҗәләрен тиздән күрербез дип, ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев