Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

 Азнакай балалары башкалада Яңа ел тамашасы карадылар

 Азнакай шәhәренең 7 нче мәктәп балалары Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда, "Асылкош"  исемле Яңа ел тамашасын карап кайттылар.

Балаларның сөенечен арттырган хәбәр -  артистлар арасында Фәрхәд Мөхәмәтҗәнов дигән йолдыз булуы. Ул балаларның яраткан сыйныф җитәкчеләре Сөмбел  Хәмидуллинада укып киткән шәкерт. Фәрхәд Мөхәмәтҗәнов hәр бала белән ике куллап исәнләшеп, укытучысы белән кочаклашып курешкәндә, балаларның шатлыктан күзләрендә ут кабынды! 
Менә бит нинди "йолдызлар" тәрбиялиләр икән безнен районыбызның киң күңелле, талантлы мөгаллимнәре! 
Балалар бәйрәмнән канәгать булып,сөенеп, Яңа ел рухын тоеп, күзләрендә шатлык нуры балкытып кайттылар. Мондый куңелле мизгелләр бала күңелендә бәхетле балачак хәтирәсе булып, уелып кала.


 

Әлфия Мөхтәруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев