Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай балалар китапханәсендә Алиш укулары узды

Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреатлары белән балаларны якыннанрак таныштыру максатыннан район балалар китапханәсендә "Алиш укулары" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асылова Лимуза Таеп кызы җитәкчелегендә Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда укучы балалар килде. Китапханәчеләр И.Миннегалиева һәм И.Мазитова Абдулла Алиш премиясе лауреатларының тормыш юллары белән таныштырсалар, балалар сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр. 6 сыйныф укучылары Латыпова Аделина, Валиахметова Элинаның скрипкада папури башкарулары, 2 “Б” сыйныф укучысы Сөнәгатова Элизаның һәм 6 “Б” сыйныф укучысы Закирова Элинаның матур итеп татар кызлары биюе, 4 “А” сыйныф укучысы Яхин Раянның сокландыргыч җырлавы кичәбезне тагы да ямьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев