Азнакай 2 нче урта мәктәбе бәйрәм итте (ФОТО+ВИДЕО)
Азнакай 2 нче урта мәктәбе үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп директорлары, төрле елларның чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.
Бәйрәм мәктәп музеен һәм “Яшь армиячеләр” бүлмәсен ачу тантанасы белән башланып китте. Аннан соң кунаклар укытучы Риф Хаҗиевның картиналар күргәзмәсе, техник иҗат түгәрәкләре эшчәнлеге белән таныштылар.
Юбилейда ветеран-укытучыларга һәм бүгенге коллективка бүләкләр тапшырылды, бик күп җылы теләкләр яуды.
Тәбрикләүләр җыр-моң белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев