Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Үсеш ноктасы” үзәкләре җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашты

Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында “Үсеш ноктасы” үзәкләренең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашында семинар узды.

“Белем бирүнең сыйфатын яхшырту йөзеннән районыбызда “Заманча мәктәп” федераль проекты гамәлгә ашырыла. 5 нче мәктәп былтыр әлеге проектка керде. Семинарда  Җиңү бистәсе мәктәбе директоры Луиза Ермакова, Азнакай 5 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре директорлары Люция Солтанова һәм Лена Гыйззәтуллина “Үсеш ноктасы” үзәкләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Практик өлештә 8 нче сыйныф укучылары  робототехника буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. Педагоглар Динарис Вәлиев һәм Неля Камилова үзәктәге җиһазларның мөмкинлекләре белән таныштырдылар”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев