Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның «Үсеш ноктасы» үзәкләре эше югары бәяләнде

Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча Идел буе төбәкара үзәге үткәргән онлайн семинарда Азнакай «Үсеш ноктасы» үзәкләре эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Азнакай 2 нче урта мәктәбенең биология укытучысы Фәридә Зарипова дәрестә һәм дәрестән соң эшчәнлектә цифрлы лабораторияне, физика укытучысы Ольга Садыкова "Релион-5" җиһазын куллану турында сөйләде. 5 нче мәктәпнең физика һәм информатика укытучысы Динарис Вәлиев манипулятор ларны көйләү үзенчәлекләре белән уртаклашты. Тымытык мәктәбе укытучысы Фәнисә Солтанова башлангыч сыйныф укучылары белән программалаштырылган роботлар белән эшләү серләрен уртаклаштылар.

Азнакайның "Үсеш ноктасы" үзәкләре эшенә югары бәя бирелде, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев