Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь укытучыларын «Укытучы» һөнәренә багышладылар

Казанда яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы булды.

Тантанада мәгариф системасының 300дән артык вәкиле катнашты: алар –педагогик югары уку йортларын тәмамлаучы яшь укытучылар, мәктәпләрдә беренче тапкыр хезмәт эшчәнлегенә керешүчеләр, остазлар, муниципаль методик хезмәт, профсоюз оешмалары җитәкчеләре, югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре.

- Чарада Азнакай районыннан Ләйсән Ногманова һәм Риаз Исламов катнашты. Яшь белгечләр максатчан килешү буенча белем алдылар. Ләйсән-Алабуга дәүләт педагогия университетын уңышлы тәмамлады һәм 1 сентябрьдән Азнакай гимназиясендә физика һәм математика укытуга керешәчәк. Риазга килгәндә, ул ике елдан соң магистратурада укуын тәмамлаганнан соң безнең районга педагогик эшчәнлеген дәвам итәр өчен кайтачак. - дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Әхмәдишина.

Азнакайның 5нче мәктәп инглиз теле укытучысы Нәҗметдинова Резеда Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалисты һәм «Үз эшенең остасы» номинациясендә җиңүче булды һәм бүген ул Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде.

Бу көнне яшь укытучылар өчен һөнәри компетенцияләр формалаштыру буенча төрле тренинг һәм мастер-класслар узды. Резеда Нәҗметдинова да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм яшь белгечләр өчен мастер-класс үткәрде.

- Яңа уку елы алдыннан яшь һөнәр ияләренә ныклы сәламәтлек, эштә зур уңышлар, иминлек һәм шәхси бәхет, тырыш укучылар, аларга карата мәхәббәт һәм алар белән шөгыльләнергә, эшләргә ныклы теләк телим. Үзегез сайлаган һөнәрегез көн саен бары уңай эмоцияләр һәм шатлык кына китерсен! - ди Резеда Нәҗметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев