Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь туристлары яңа һөнәрләрнең үзенчәлекләренә төшенделәр

Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туристик-туган якны өйрәнү бүлеге балаларга һөнәри юнәлеш бирү максталарында кызыклы очрашу оештырды.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча бүлекнең өлкән инспекторы Артур Гарипов балаларны янгын сүндерүче хезмәте белән таныштырды. Балалар янгынчы формасын да киеп карадылар. Шулай ук Алгиз Сәлимҗановичның сәнәгать альпинистлары турында сөйләвен дә зур кызыксыну белән тыңладылар. Радиосөючеләр түгәрәге җитәкчесе Ренат Вәлиев балаларга Нальчик, Ейск шәһәрләре, Кара диңгездәге корабль белән элемтәгә керергә ярдәм итте, дип хәбәр итә туристик-туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Светлана Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев