Азнакайның фән буенча олимпиадаларда җиңүчеләренә мавыктыргыч экскурсия бүләк иттеләр
Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар Әлмәт шәһәрендәге нефтьнең Югары мәктәбе кампусына һәм “Альметрика” үзәгенә сәяхәт кылдылар.
Экскурсиядән соң алар түгәрәк өстәл артында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белән очраштылар.
“Сез тырышлыгыгыз, сәләтегез белән уңышларга ирештегез. Бу уңышларда укытучыларыгызның да өлеше зур”, - дип билгеләп узды Марсель Шәйдуллин.
Укучылар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев