Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 5 нче мәктәп чыгарылыш сыйныф укучылары ачышлар, казанышлар һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына аяк басты

Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе.

Гамьсез балачак, дәресләр, тәнәфес, бердәм дәүләт имтиханнары, йокысыз төннәр, борчулы көннәр – барысы да артта калды. Алда – зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, яңа дуслар, өмет белән тулы олы тормыш юлы...

Азнакайның 5нче мәктәп чыгарылыш сыйныф укучылары нәкъ менә шундый катлаулы тормыш юлына, бүген аяк бастылар. Махсус алар өчен, шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә чыгарылыш кичәсе тантаналы итеп, зурлап үткәрелде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәктәп  директоры Люция Солтанова тәбрикләделәр һәм гомуми белем алу турындагы аттестатны төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшырган 26 укучыга тантаналы рәвештә тапшырдылар. Аларның икесе – Гатауллина Аделина һәм Валеев Адель медальгә дәгъва кылучы уку алдынгылары.

Әйтеп китик, 5 нче мәктәп районда олимпиадага әзерләү буенча иң алдынгылардан санала: аның  9 чыгарылыш  укучысы төрле фән олимпиадаларында җиңү яулаган, призлы урыннар алган.

Шулай ук, бердәм дәүләт имтиханнарында 80нән дә күбрәк балл җыйганнарны, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кайберләре берничә грамота һәм бүләкләр алды.

Сәхнәдә укытучылардан, әти-әниләреннән укучыларга матур котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады. Билгеле, бу чара җыр-музыка белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев