Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 4 нче лицеенда Белем көне узды

Әле кайчан гына мәктәпләр үзләренең чыгарылыш сыйныф укучылары олы юлга озаткан иде, инде бүген, яңа уку елы башлануны белдереп, янә кыңгыраулар чыңлады.

Шәһәрнең 4 нче лицее быел укучыларын тагын да купшыланып, матурланып каршылый. Биредә “Татнефть” гранты нигезендә төзекләндерү эшләре алып барылды, район җитәкчелеге ярдәме белән мәктәп ашханәсе дә танымаслык үзгәрешләр кичергән.

– Быел лицеебызда 526 укучы белем алачак, аларның 50се – әле беренче тапкыр парта артына утыручы сабыйлар. Төпле, ныклы белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган, шуңа булганны саклап, тырышып укырга гына кирәк, – диде укучыларны сәламләп лицей директоры Илмир Шәйдуллин.

Укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны яңа уку елы башлану белән шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

Быел мәктәп үзенең 60 еллык юбилеен билгели, лицей статусына ия булуына исә 10 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев