Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 4 нче лицее зур үзгәрешләр кичерде

Шәһәрнең 4 нче лицее быел укучыларын тагын да купшыланып, матурланып каршы алды.

Биредә “Татнефть” гранты нигезендә төзекләндерү эшләре алып барылды, район җитәкчелеге ярдәме белән мәктәп ашханәсе дә танымаслык үзгәрешләр кичергән.

Быел мәктәп үзенең 60 еллык юбилеен билгели, лицей статусына ия булуына исә 10 ел.

 “Татнефть” гранты откан мәгариф учреждениесендә 7 миллион сумга төзекләндерү эшләре башкарылып, кабинетлар, җиһазлар яңартылган.

– Заманча укыту процессын инновацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Безнең укытучылар заман белән бергә атларга кирәклеген яхшы аңлыйлар. Грант акчасы ярдәмендә без быел лицейда яңа информатика классы ачтык, 30 ноутбук алынды. Алар һәр бала өчен каралган. 11 кабинетта тулысы белән мебельләр яңартылды. 32 кабинетка яңа такталар белән проекторлар куелды. Бу дәресләрне тагын да кызыклырак итеп алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Төпле, ныклы белем алу өчен лицеебызда бөтен шартлар тудырылган, шуңа булганны саклап, тырышып укырга гына кирәк, – ди лицей директоры Илмир Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев