Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 2 нче мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үтте

Шәһәрнең 2 нче мәктәбе коллективы хәйрия чараларында һәрдаим актив катнашып килә. Бу көннәрдә мәктәпнең үзендә дә чираттагы хәйрия ярминкәсе үтте

– Игелек чарасында барлык класслар да актив катнаштылар. Барысы да  сату өстәлләрен бик матур бизәгәннәр, милли киемнәр киеп, бик кызыклы номерлар әзерләгәннәр  иде. Кайбер сыйныфлар хәтта кайнар чәй һәм төрле тәм-том белән сыйлау җаен да тапканнар. Ярминкә концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар арасында шулай ук  "Иң оста сатучы", "Иң оста биючеләр", "Иң оста җырлаучы",  "Иң оста шигырь сөйләүче","Иң күп ризык сатучы" билгеләнде. Хәйрия эшендә актив катнашкан һәр укучыга, аларның әти-әниләренә, мәктәп коллективына зур рәхмәт, – ди мәктәп директоры Регина Сөләйманова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев