Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 2 нче мәктәбендә өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үттеләр

Җирлегебездә Өлкәннәр айлыгы дәвам итә. Аның кысаларында узган чираттагы чара 2 нче мәктәптә үтте. Бәйрәмгә биредә эшләп, лаеклы ялга чыккан 22 ветеран чакырылган иде.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Галимова һәм укучылар аларны милли киемнәрдә каршы алдылар. Музыкаль чыгышлар да әзерләнгән иде. Ветеран-укытучылар балаларның туган телдә сөйләшүләре аеруча шатландырды.

Бәйрәмне ачып, мәктәп директоры Регина Сөләйманова  өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Юбиляр укытучыларга “Маяк” газетасына язылу бүләк ителде. Профсоюз рәисе Алла Вәлиева, укытучылар коллективы тырышлыгы белән бәйрәм табыны әзерләгән иде. Укучыларның чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.

Ветеран-укытучылар үзләренә күрсәтелгән хөрмәткә күңелләре булып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, – ди Минзифа Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев