Азнакайлылар Бөтенроссия фәнни конференциядә сынатмады
Казанда узган Н.Лобачевский исемендәге IX Бөтенроссия фәнни конференциядә азнакайлылар да катнашу бәхетенә иреште
Аларның һәрберсе үз секцияләрендә тикшеренү эшләрен яклады. Нәтиҗәдә Актүбәнең 1 нче мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы Кира Федотова “Геология” юнәлеше буенча өченче урынга лаек булды (җитәкчесе – З.Шәмсетдинова).
Гимназиядән 11 нче сыйныф укучысы Динислам Хаҗиев (Ч.Ибраһимова) һәм 6 нчы сыйныф укучысы Камилә Кәлимуллина (Ф.Хөсәинова) “Татар теле һәм татар әдәбияты” юнәлеше буенча икенче урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев