Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайлылар Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар

Татарча диктантны районның 23 мәктәбендә яздылар

Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү максатын күздә тоткан әлеге акциядә 1026 кеше үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карадылар. Алар арасында яшьләр дә, өлкән буын да бар иде.

 Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева диктантны шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә яздылар. Җитәкчеләр әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап, анда катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

  Оештыручылар татарча диктант язучыларның барысына да Рәхмәт хатлары әзерләгәннәр иде.

 "Татарча диктант" акциясе бүген шәһәребезнең 3 нче, 5 нче һәм Чубар Абдул авыл мәктәпләрендә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев