Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда унбишенче “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

“Мәгариф” милли проекты кысаларында 2019 елдан башлап районыбызның 14 мәктәбендә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре эшли.

Бүген шәһәребезнең 6 нчы урта мәктәбендә аның унбишенчесе ачылды.

Әлеге проект нигезендә мәктәптә биология, химия, физика бүлмәләре ремонтланып, цифрлы лабораторияләр белән тәэмин ителгән. Шулай ук робототехника буенча да җиһазлар кайтарылган.

Үзәкне ачу тантанасында мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина, әти-әниләр катнашты. Укучылар цифрлы лабораторияләрдә тәҗрибәләр үткәреп күрсәттеләр.

– Икенче елга “Үсеш ноктасы” үзәкләре тагын 4 мәктәптә ачылачак. Яңа технологияләр укучыларның иҗади, логик һәм аналитик фикерләвен үстерергә ярдәм итә. Аларда биология, химия, физика кебек катлаулы фәннәр белән дә кызыксыну уята, белемнәрен баета, – диде Лилия Әхмәдишина.

Быел 6 нчы мәктәп 6 млн сумлык “Татнефть” компаниясе грантын да откан. Мәктәп директоры вазифасын башкаручы Регина Сафина белдергәнчә, аның нигезендә физика кабинетында капиталь ремонт ясалган, җиһазлар алынган.

– Кабинетлар бик заманча, биредә укыйсы, иҗат итәсе килеп кенә тора, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев