Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда театральләшкән эшчәнлек аркылы балаларда милли үзаң тәрбиялиләр

Азнакайның 18нче “Улыбка” балалар бакчасында театральләшкән эшчәнлек аркылы мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы гамәлгә ашыралар.

Балага милли тәрбия бирү гаиләдә башланса, балалар бакчасында милли тәрбия халыкның гореф-гадәтләренә нигезләнеп үткәрелгән дәрес һәм түгәрәкләрдә дәвам итә.

18нче “Улыбка” балалар бакчасында бу эшчәнлек киң алып барыла, әйтик, бу көннәрдә генә олы төркем балалар катнашындагы чираттагы "Бүре hәм кәҗә бәтие" әкиятен  ата-аналар һәм кечкенә төркем балалары яратып тамаша кылдылар.

Театр - ул бала өчен һәрвакыт бәйрәм. Әкият геройлары аша балалар яхшылык белән яманлык, дуслык һәм дошманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт кебек төшенчәләрне дә танып белергә өйрәнә.

 “Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, рухи-әхлакый һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камил, киң карашлы шәхес тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз,” – ди балалар бакчасы мөдире Миләүшә Кәнәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев