Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда сәламәтлек саклау технологияләре буенча тәбәкара семинар узды

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Шуңа күрә балаларга белем һәм тәрбия бирү белән бергә аларның сәламәтлеген саклау да мөһим.

Мәктәпләрдә гамәлгә ашырыла торган сәламәтлек саклау технологияләре нәкъ менә кече яшьтән үк балаларның физик активлыгын арттыру һәм психикасын ныгытуга юнәлдерелгән.

Бүген Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында узган  төбәкара семинар да шушы темага багышланды. Анда Социаль-гуманитар белем бирү үзәге доценты, педагогия фәннәре кандидаты Альберт Ибәтуллин, Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчелеге, Башкортстанның Бакалы районы һәм Татарстанның күрше-тирә районнары педагоглары катнашты.

Семинарда катнашучыларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева сәламләде.

Пленар өлештән соң педагоглар төрле фәннәр буенча ун секциягә бүленеп, сәламәтлек саклау технологияләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Аннан соң “Парус” спорт-туристик базасы, җәяүле туризм буенча тренировка белән таныштылар.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев