Азнакайда мәктәп укучыларын «Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадада катнашырга чакыралар
1-20 ноябрьдә Учи.ру онлайн-платформасында 1-9 сыйныф укучылары өчен «Имин юллар» олимпиадасы оештырыла.
Олимпиада укучылар һәм ата-аналарның юл хәрәкәте хәвефсезлеге юнәлешендә белемен арттыруга юнәлтелгән.
Олимпиадада катнашу – бушлай. Тулырак мәгълүмат белән https://dorogi.uchi.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Барлык катнашучыларга да сертификатлар, җиңүчеләргә – грамота һәм дипломнар биреләчәк.
Мероприятие «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев