Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Азнакайда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Бүген Мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясарга һәм яңа уку елына бурычлар билгеләргә традицион август киңәшмәсенә җыелдылар.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты.

Киңәшмә алдыннан кунаклар һәм районыбыз педагоглары, ветеран-укытучылар мәгариф идарәсе каршындагы Укытучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан соң Алсу Әсәдуллина балалар иҗаты һәм “Тау” яшьләр үзәкләре белән танышты.

Пленар өлеш Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның видеокотлавыннан башланып китте.

Марсель Шәйдуллин яңа уку елы башлану белән котлап, мәгариф хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен бедерде, бер төркем педагогларга бүләкләр тапшырды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева районда мәгарифнең торышы һәм перспективалары турында чыгыш ясады.

Киңәшмәдә шулай ук Милли проектларны гамәлгә ашыру шартларында заманча мәктәпне үстерү перспективалары, ”Беренчеләр хәрәкәте”нең юнәлешләре һәм бурычлары, тәрбия, заманча укыту мәсьәләләре  буенча да чыгышлар яңгырады.

Киңәшмәне йомгаклап, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәсен бирде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев