Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда «Иске компас серләрен» чиштеләр

«Парус” спорт-туристлык базасында «Иске компас серләре» дигән мавыктыргыч уен узды.

Балалар иҗаты үзәге тарафыннан балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү үзәге белән берлектә оештырылган квест 30дан артык укучыны җыйды. Бу юлы педагоглар балаларда практик күнекмәләрне үстерү һәм гадәттән-тыш хәлләр килеп туган очракта үз-үзләрен дөрес итеп тотарга өйрәтү максатыннан эш иттеләр.

Малайлар 3 чакрымнан артык озынлыктагы маршрутны бик җиңел үттеләр. Биремнең һәр дөрес җавабы өчен аларга бер хәреф бирелеп барды һәм ахырда шул җыелган хәрефләрдән «Компас» дигән төп сүзне җыйдылар.  Балалар үсемлекләр дөньясы һәм топография, азимутны дөрес билгеләү буенча биремнәрне рәхәтләнеп чиштеләр. Шулай ук алар җәяүлеләр туризмының техник этапларын да үттеләр.

Бу көнне һава торышы бик иркәләмәде, ләкин физик күнекмәләр, һәрчак хәрәкәттә булу егетләргә туңарга мөмкинлек тә бирмәде. Учакта пешкән ботка һәм самавырдан кайнар чәй аларга аеруча ошады. Бераз ял иткәннән соң балалар тактик лазертаг кырында уенны дәвам иттеләр.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урын «Азимут» командасына (җитәкчесе – Илһам Салифов) бирелде, икенче урында – «Факел» (Рәмис Кәримов), өченче урынга «Ныклы чикләвек» (Кадрия Хәертдинова) лаек булды. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев