Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда яшь укытучылар белән очрашу үткәрелде

Укытучылар һәм остазлар елының Укытучылар декадасы кысаларында, 2023 елның 17 октябрендә «Тау» яшьләр үзәгендә Азнакайның 10 яшь укытучысы Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белән бер өстәл артында очраштылар.

Өстәл артында бергәләп чәй эчкәндә борчыган сораулар, укытучы эшеннән алган тәэсирләр, зирәк киңәшләр, ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады; әңгәмә тиз һәм күңелле үтте. Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева һәм мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Лилия Әхмәдишина яшь белгечләрнең эшләренә турыдан-туры кагылган мөһим яңалыкларны, кирәкле мәгълүматны бирделәр; яшь укытучыларга Район башлыгы грантын оештыру тәкъдим ителде.

Яшь укытучы Ләйсән Гареева грант оту, төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашу кирәклеге, Азнакай районының Яшь укытучылар ассоциациясе рәисе буларак әлеге оешманың үзе һәм аңа керү мөмкинлеге турында сөйләде. Аның хезмәт юлы – район күләмендә яшь кешегә һөнәри баскычтан югары үрләргә күтәрелүенә лаеклы үрнәк.

Яшь белгечләр тантаналы рухта, чиксез горурлык белән лаеклы укытучы булырга изге ант китерделәр, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Азнакай территориаль оешмасының җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова профсоюз значокларын өләште. Шушы гаҗәеп гүзәл вакыйгадан соң яшьләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин чәчкәләр һәм истәлекле сәгатьләр белән бүләкләде.

Һәр яшь укытучыга игътибар булды — очрашу аларның күңелләрендә онытылмас кадерле истәлек булып калыр дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев