Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда яңа уку елы алдыннан балалар портфельле булды

Белем көне алдыннан район хакимиятендә тагын беренче сыйныфка баручы берничә балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

– “Бердәм Россия” партиясенең “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында мохтаҗ гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшыру  күркәм традициягә әверелде. Районда быел барлыгы 711 бала беренче тапкыр парта артына утыра. Аларның 150 сенә шушындый бүләк әзерләнде, – ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Әлеге тантаналы чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров та катнашты.

– Бик матур традиция. Балалар – ул безнең, илебезнең киләчәге. Шуңа күрә аларга зур игътибар бирәбез. Тырышып укысыннар, Ватаныбызның чын паториотлары булып үссеннәр, – дип ул изге теләкләрен юллады.

Әти-әниләр һәм укытучылар да  балаларның шатлыгын уртаклашты.

– Уразай мәктәбенә быел беренче сыйныфка 3 бала килә. 33 нче уку елымны башлыйм. Һәр яңа сыйныфны яратып каршы алам, һәрберсе өчен 1 сентябрь онытылмаслык зур бәйрәм булсын, – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирая Сәмәрканова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев