Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда фән олимпиадаларының муниципаль этаплары старт ала

9 ноябрьдән Азнакай районында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этаплары башлана.

Агымдагы елда олимпиада алдан билгеләнгән белем бирү учреждениеләрендә 24 фән буенча учазак.

Шулай ук туган (татар) телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле һәм рус әдәбияты, туган (татар) телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен туган (татар) теле һәм әдәбияты,рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы татар балалары өчен һәм рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы рус  балалары өчен татар теле һәм әдәбияты, төрек теле, геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы фәннәреннән олимпиадалар уздырылачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, рус һәм инглиз телләре, математика фәннәре буенча олимпиадада  4 нче  сыйныфтан, тормыш иминлеге нигезләре фәненнән 3 нче сыйныфтан  катнашырга мөмкин.  

Муниципаль этапта агымдагы елда олимпиаданың мәктәп этабында катнашып, билгеле күләмдә баллар туплаган укучылар һәм узган уку елында муниципаль этапта җиңү яулаган яки призер булган балалар катнаша ала.

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң республика, төбәк этапларында катнашучылар исемлеге билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев