Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда ел тәрбиячесен билгеләделәр

Азнакайда “Ел тәрбиячесе” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.

Конкурс “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” номинацияләре буенча узды һәм анда 17 педагог катнашты.

Алар шәһәребезнең 3 нче “Айсылу”, 6 нчы “Звездочка” һәм 21 нче “Сандугач” балалар бакчалары базасында ачык чаралар күрсәттеләр һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, сынау тоттылар.

 “Ел тәрбиячесе” номинациясендә беренче урынга –  5 нче “Солнышко” балалар бакчасыннан Лилия Нәфыйкова, икенче урынга – 21 нче “Сандугач” балалар бакчасыннан Лилия Фазлыева, өченче урынга 19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасыннан Лимуза Мустафина лаек булды.

Татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр арасында беренче урынны 18 нче балалар бакчасыннан Резеда Шәрифуллина, икенче урынны – 3 нче “Айсылу” балалар бакчасыннан Ләйсән Бәдертдинова, өченче урынны 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасыннан Ләйсән Хәкимова алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев