Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда “Дус сыйныф серләре”н ачыкладылар

Балалар иҗат үзәгендә “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Әлеге бәйге ата-аналарның иҗтимагый берләшмәләрен мәктәпнең тәрбия эшенә тартуга, балалар тәрбияләүдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән.

– Быелгы конкурс Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланды. Районның җиде мәктәбе укучылары һәм ата-аналар комитетлары командалары жюри әгъзалары каршында үзләренең күргәзмәләрен, визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, “Милли мәдәният һәм традицияләр” дигән иҗади проектларын якладылар, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөлфия Зарипова.

Командалар сәхнәдә осталыкта көч сынашып, күңелле җырлар, уеннар, театральләштерелгән тамашалар белән чыгыш ясадылар. Сәхнәдә һәм залда утыручы  җанатарлар арасында бәйрәм атмосферасы сизелеп торды.

“Дус сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль турында гимназиянең 6 нчы сыйныф командасы җиңү яулады.

– Ел саен ныклы әзерлек белән катнашабыз һәм призлы урыннар алып киләбез. 2017 елда республика күләмендә җиңеп, беренче урынга лаек булдык. Быел да Альбина Гобәйдуллина һәм Лимуза Баһаветдинова сыйныфлары әти-әниләре берләшеп, лаеклы чыгыш ясадылар. Зона турында да аларга уңышлар телибез, – ди гимназия директоры Альберт Рахманов.

Бәйгедә катнашкан башка командалар да төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев