Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда дәүләт йомгаклау аттестациясен узуга гаризалар кабул итү башланды

Азнакай муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә 2023 елда урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен узуга гаризалар кабул итү һәм теркәү кампаниясе башланды.

Аның тәртибе турында без Азнакай районы буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе муниципаль координаторы Миләүшә Галимҗановадан сораштык.

– Уку предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханында (алга таба БДИ) катнашу өчен, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, урта һөнәри белем һәм экстерннар (алга таба БДИ катнашучылары) 2023 елның 1 февраленә кадәр шәхесен таныклаучы документ нигезендә шәхсән үзе яисә аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышанычнамәләр нигезендә, бирелгән уку предметлары исемлеген һәм БДИда катнашу вакытларын күрсәтеп, гариза тапшыра. Мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар гариза биргәндә белем турындагы документларның төп нөсхәләрен яисә билгеләнгән тәртиптә таныкланган белемнәре турындагы документларның күчермәләрен күрсәтәләр.

Урта һөнәри белем бирү оешмалары гариза биргәндә урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслый торган белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмадан агымдагы елда урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне расслаучы белешмә алып киләләр. 11 нче сыйныф укучылары үзләре белем ала торган; мәктәпне узган елларны тәмамлаучылар һәм урта һөнәри белем алучылар яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф бүлекләренә (идарәләренә); экстерннар үзләре сайлаган мәгариф оешмаларына гариза бирәләр.

Гариза биргәндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән БДИда катнашучылар психолог-медик-педагогик комиссия (алга таба - ПМПК) тәкъдимнәренең күчермәсен, инвалид балалар һәм инвалидлар - төп нөсхәне яисә федераль дәүләт медик-социаль экспертиза учреждениесе биргән инвалидлык билгеләнү фактын раслый торган белешмәнең таныкланган күчермәсен, шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2018 елның 7 ноябрендәге 1512 нче боерыгы белән расланган урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру Тәртибенең 53 нче пунктында каралган очракларда ПМПК тәкъдимнәренең күчермәсен тапшыралар, – диде ул.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев