Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мунициаль этаплары бара

Азнакайда 10 ноябрьдән бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды, ул 23 декабрьдә тәмамланачак.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы исемлегендәге 24 фәннән тыш, татар теле һәм татар әдәбияты, туган тел (рус булмаган) белем бирү оешмалары укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты, геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы,  төрек,гарәп телләре буенча республика олимпиадаларын  үткәрү планлаштырылган.

Рус теле, инглиз теле һәм математикадан укучылар 4 нче сыйныфтан, куркынычсыз тормыш нигезләре фәненнән 3 нче сыйныфтан катнаша алалар.

Муниципаль этап тәмамланганнан соң бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этабының йомгаклау этабында катнашучылар билгеле булачак.

 

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев