Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда беренче сыйныфка баручы 150 балага яңа портфельләр тапшырылды

Быел беренче сыйныфка баручы йөздән артык балага мәктәп формасын Белем көненнән иртәрәк кияргә туры килде.

“Бердәм Россия” партиясенең “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 17 августта шәһәребезнең Татарстан мәйданында социаль яклауга мохтаҗ һәм  махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендәге 150 гә якын беренче сыйныфка баручы балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тәбрикләде һәм тырышып укуларын теләде.

– Бик зур рәхмәт үзебезнең җитәкчеләребезгә, нефтьчеләребезгә, депутатларыбызга. Аларның ярдәме белән без бүген балаларга шушы портфельләрне тапшырабыз. Бер-беребезгә һәрчак шулай игътибарлы булып, игелек кылып яшәсәк иде. Безнең өчен һәр бала якын, кадерле һәм 1 сентябрь аларның барысы өчен зур бәйрәм булырга тиеш,   – диде Марсель Шәйдуллин.

Мәктәп бусагасына тәүге тапкыр аяк басу – ул бик дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга. Шуңа күрә портфельләр алуга да балалар, 1 сентябрьгә кебек, бөтен шартын китереп киенеп килгәннәр. Һәрберсенең тизрәк портфельнең эчен ачып карыйсы, анда ниләр барлыгы белән танышасы килә.

– Төпчегебез – өченче балабызны беренче сыйныфка озатабыз. Мәктәп кирәк-яраклары сатып алу әти-әниләргә ярыйсы гына кыйммәткә төшә. Безнең кебек күп балалы гаиләләр өчен бу бик зур ярдәм, рәхмәт җитәкчеләргә, – ди Лиана Мөкъминова.

Быел районда парта артына беренче тапкыр 711 бала утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев