Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда белем бирү осталары серләр ача

«Маяк» редакциясе кызыклы шәхесләр белән онытылмас очрашуларга бай

Олы елгага инешләр кушылгандай, күңелле әңгәмәләр, мавыктыргыч тарихлар, төрле яңалыклар редакциягә барып тоташалар.

«Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» бәйгеләренең муниципаль этабында катнашып, алдынгы булган педагоглар белән түгәрәк өстәл оештырдык. Һөнәри осталык серләрен белештек, шәхси тормыш чаршавын бераз ачып карадык – кунакларыбыз белән рәхәтләнеп әңгәмә корып, якыннан таныштык!

Кайсы педагог 20 еллап җәй-кыш балыкчылык белән мавыгып, 15 килограммлык чуртанны тоткан? Кайсысы спецназ элитасында хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта спорт атларын асрап, аларны ярышларга әзерли? Кайсысы эштән соң кичләрен штанга күтәреп, физик көчен һәм ихтыярлылыгын үстерә? Моны сез «Маяк» газетасының 12 апрель санында гына укып белә аласыз!

Ә хәзер кунакларыбыз белән кыскача гына таныштырып китик.

Фирүзә Латыйпова 13 нче «Рябинка» балалар бакчасында татар телен укыту буенча тәрбияче булып эшли.

«Ел тәрбиячесе» бәйгесенә әзерләнгәндә омтылышым – баланың иҗадилыгын ачуда ярдәм итү, үз көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру булды»,  – ди ул.

Рәмис Кәримов – гимназиядә тормыш иминлеге нигезләре җитәкчесе.

«Армиядә хезмәт иткәнгә күрә, тормыш иминлеге нигезләре фәне миңа шәхсән якын. Балалар белән аңлашу бераз авыррак, мәктәп бит армия түгел, әмма укыткан фәнемне мин яратам», – ди ул.

Алия Галимова – Азнакайның 1 нче мәктәбендә инглиз теле укытучысы.

«Мин тугыз еллап шушы өлкәдә эшлим. Укытучылык шигарем – «Шәхси үрнәк – иң яхшы үрнәк». Башта үзең әйбәтләп өйрәнәсең, аннары гына башкаларны өйрәтәсең», – ди ул.

Айгөл Юнысова 3 нче мәктәптә тарих һәм җәмгыять белемен укыта.

«Мин беренче ел эшлим һәм шушы вакыт эчендә эштә иң мөһимен аңладым: балаларга үз дөньясы булган шәхесләргә буларак та карарга кирәк», – ди ул.

Светлана Писарева 5 нче мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта.

«25 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим һәм «Ел укытучысы» бәйгесендә өченче тапкыр катнашам. Һәрбер бала – минем өчен кабатланмас дөнья. Көн саен укучыларымның яңа якларын үзем өчен ачам. Мавыгып эшләргә тырышам, дәресләр күңелле, анлаешлы булсын өчен кызыклы материал әзерлим», – ди ул.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев