Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Азнакайда балалар рус әкиятләре белән таныштылар

3 август көнне «Тарсус» шәһәр паркында Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Азнакай санаториенда ял итүче балалар өчен «Рус әкиятендә кунакта» дигән әдәби уен үткәрделәр.

“Нәкъ менә әкиятләрдән баланың әдәбият дөньясы, кеше мөнәсәбәтләре һәм тулаем әйләнә-тирә дөнья белән танышуы башлана”, - дип сөйли китапханәче Римма Исхакова.

Чара барышында балалар рус халык әкиятләрен искә төшерделәр, «Әкиятләр – безнең дуслар» дигән әкият викторинасында бик теләп катнаштылар һәм әдәбиятта яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Төрле конкурсларда көч сынаштылар. Шулай итеп чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев