Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Әниләр бәйрәме күңелле үтә

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Шул уңайдан Азнакайның  3 нче номерлы "Айсылу" балалар бакчасында үзенчәлекле форматта Әниләр бәйрәме узды. Балаларның алдан әзерләнгән чыгышларын әниләр видеоформатта карадылар һәм балалар белән берлектә алъяпкыч ясау буенча мастер класс та үттеләр. "Алъяпкыч театры" катнашучыларның күңеленә хуш килде. Бәйрәм музыка, уен, көлке белән үрелеп барды. 

"Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Шушы балаларыгыз картайган көннәрегездә дә терәк булсыннар, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер хөрмәттә яшәргә язсын," - дигән матур теләкләрне балалар бакчасы тәрбиячеләре Гүзәлия Галиева һәм Лилия Сабирҗанова җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев