Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда 1 нче мәктәп укучылары «Россия бөркетләре» сафына кабул ителде

Чара зур бәйрәм төсен алды.

Шәһәрнең 1 нче мәктәбе башлангыч сыйныф укучыларын «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренче баскычына — «Россия бөркетләре» программасына кабул иттеләр.


Тантананы район башлыгы урынбасары Роза Галеева тәбрикләү сүзе белән ачып җибәрде:

— Кадерле балалар, быел 105 еллык юбилеен билгеләп үтүче данлыклы 1 нче мәктәбебездә бүген бик мөһим вакыйга уза. Без яңа оешма — «Россия бөркетләре»нең үсеш башлангычын күзәтәбез. Бүгенге көннән сез, балалар, илебезнең бөркетләре буласыз, — диде ул.


«Беренчеләр хәрәкәте»нең Азнакай бүлеге җитәкчесе Розалина Гобәйдуллина укучыларны «Россия бөркетләре» сафына керү белән ихлас котлады. Котлауларга кушылып, мәктәп директоры Дамир Фәттахов балаларның киләчәктә илебез терәге булачагын ассызыклады.

 

Вакыйганың күңелле мәле Бөркетләр һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлегеннән значоклар белән бүләкләү белән истәлекле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев