Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укытучылары республиканың иң яхшы укытучылары исемлегенә керде

«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында Азнакай шәһәренең 5 нче мәктәбе инглиз теле укытучысы Нәҗметдинова Резеда Ринат кызы, 4 нче лицейның математика укытучысы Гатина Гөлшан Илгизәр кызы, Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәп укытучысы Бикбова Екатерина Вадимовна катнашты.

Казанда һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Нәҗметдинова Резеда Ринат кызы “Үз эшенең остасы” номинациясендә җиңүче булды һәм республиканың унбиш иң яхшы укытучы исемлегенә керде.

Азнакай 8 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Айгөл Рашат кызы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ Бөтенрәсәй һөнәр бәйгесенең йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясап, лауреат булды, Татарстан Республикасының иң көчле биш татар теле һәм әдәбияты укытучысы исемлегенә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев