Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучысы Радель Вәлиев радиоэлемтә буенча ярышта беренчелекне яулады

Әфганистан һәм Чечен хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә оештырыла торган “Алтынчы рота” радиоэлемтә буенча ярышта Азнакай егете Радель Вәлиев беренче урынга лаек булды.

Бүген “Маяк” газетасы редакциясендә аны бүләкләү тантанасы узды.

“Бу ярышта Россиядән һәм чит илләрдән 91 радиостанция, барлыгы 120 кеше катнашкан. Радель бик сәләтле бала, безнең түгәрәктә бер айлап кына шөгыльләнсә дә, зур җиңү яулады”, – ди Азнакайның радиотүгәрәк җитәкчесе Ринат Вәлиев.

Радель Азнакай 3 нче урта мәктәбендә 6 нчы класста укый. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Фәхертдинова белдергәнчә, ул төрле бәйгеләрдә актив катнаша һәм призлы урыннар алып килә.

“Ярышларның беренче сәгате бик катлаулы булмады. Икенче өлешендә авыргарак туры килде, сөйләшкәндә тамак кипте”, – ди Радель Вәлиев. Радотүгәрәктән башка волейбол белән дә шөгыльләнә, программалаштыру белән кызыксына ул.

“Юнармия” шатбы җитәкчесе Ринат Җиһаншин аңа шулай ук әфганчылар исеменнән диплом тапшырды.

“Яшь буын  ата-бабларыбызның батырлыгы турында белеп үсәргә тиеш. Радельгә алга таба да уңышлар телим. Радиоэлемтәче – ул армия хезмәтендә дә, мондый тормышта да кирәкле һөнәр. Эфирда сөйләшү һәм алган мәгълүматны дөрес итеп яза белү зур осталык сорый. Безнең яшь армиячеләр сафында тәрбияләнүчеләр арасында да мәктәптән соң шушы юнәлештә укуларын дәвам итүчеләр бар”, – диде ул.

Патриотик тәрбия бирү – бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

“Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү менә шундый ярышлардан да башлана. Чечен җирендә дошманнарга каршы үзләрен аямыйча көрәшеп һәлак булган алтынчы рота дестанчылары – батырлык үрнәге. Азнакай радиотүгәрәге дә патриотик юнәлештә үзеннән өлеш кертә”, – дип мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова Ринат Вәлиевкә рәхмәтен белдерде һәм яшь радиосөючене җиңүе белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев