Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучыларының видеоролигы республика конкурсында җиңде

Казанда “Бала хокук даирәсендә” республика мәгълүмати-социаль видероликлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Алар арасында Азнакай 8 нче урта мәктәбе иҗат төркеме дә бар.

«10 нчы сыйныф укучылары Әлфинур Шакирова һәм Азалия Таҗиева “Гүзәл хокук дөньясында” дигән видеоролик эшләп җибәрделәр. Бу бәйге балаларга үз хокукларын һәм бурычларын белергә, аларны җәмгытьтә дөрес кулланырга ярдәм итә”, - ди төркем җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рания Гыйззәтуллина.

Конкурста 3 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнашкан. Быел жюри карамагына 469 видеролик килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев