Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары республика проектында җиңү яуладылар

21 октябрьдә Казанда «Җиңү адымнары – 2022» республика волонтерлык проектында җиңүче мәктәп укучыларын бүләкләү узды.

Проект кысаларында укучылар Бөек Җиңүгә бәйле төрле акцияләр үткәрәдләр. Алар арасында Георгий тасмаларын тарату, " Җиңү вальсы" флешмобы үткәрү, җиңү турында шигырьләр уку һәм социаль челтәрләрдә видео урнаштыру һ.б.

2022 елда Татарстанның 39 районында шундый 21 акция узган, анда 620ләп актив укучы катнашкан. Чара 18 меңнән артык тамашачыны җәлеп иткән. Проектта  катнашучылар  5 номинациядә бүләкләделәр.

Шундыйлар арасында Азнакайның Җиңү бистәсе  мәктәп укучылары да булды. Алар "Җиңү адымының иң яхшы гамәлгә ашырылуы" номинациясендә катнашып, җиңүче булдылар.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев