Укучылар 24 фән буенча үз белемнәрен тикшерәчәкләр.
Татарстанда 2022 елның 21 сентябреннән укучылар өчен Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Укучылар Бөтенроссия олимпиадасы исемлегеннән 24 фән буенча үз белемнәрен сыный алачаклар. Әлеге фәннәрдән тыш республика олимпиадасының туган телләргә кагылышлы 15 фәне каралган.
4-11 сыйныфлар өчен математика буенча, 5-11 сыйныфлар өчен биология һәм астрономия, 7-11 сыйныфлар өчен физика һәм химия, 5-11 сыйныфлар өчен информатика буенча олимпиадаларның мәктәп этабы Сириус платформасында узачак.
Олимпиаданың мәктәп этабында катнашу бушлай һәм соңгысы аның 2022 елның 27 октябрендә узачак.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев