Азнакай укучылары эколог булып карадылар
Актүбә 1 нче мәктәбе базасында «Углерод эзен эзләү» дип аталган кызыклы чара узды.
Анда бистә һәм Мәлбагыш мәктәпләрендә белем алучы сигезенче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чаралар циклы Азнакайда инде өченче ел рәттән «Татнефть» җәмгыяте ярдәме белән үткәрелә. Тикшеренүдә катнашучыларның барысына да махсус чемоданнар бирелә. Проект кысаларында укучылар мөстәкыйль рәвештә углерод эзен исәпләргә һәм бу белемнәрне тормышта кулланырга, һәркайсыбызның тормышын тагын да чистарак, сафрак итү юлларын уйлап табарга өйрәнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев